Фәррахов электромобиль җитештерүчеләр өчен салым ташламалары проектын әзерли

Салым преференцияләре электр транспортының бәясе кимүгә китерәчәк һәм аның популярлыгын арттырачак, дип саный депутат.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов электр транспорты җитештерүчеләр өчен салым ташламалары турында закон проекты әзерли. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

«Мин электр транспорты һәм электромобильләргә салым ташламалары билгеләү мөмкинлеге каралуын телим. Бу электр транспортын үстерү һәм аны эшләп чыгаруга этәргеч бирер, экологиягә уңай йогынты ясар иде», - диде парламентарий.

Ул билгеләп үткәнчә, салым преференцияләре электромобильләрнең бәясендә уңай чагылыш табачак. Бәяләре үтемлерәк булачак, аларга сорау да артачак.

Узган елда Татарстанның КАМАЗ автогиганты электробусларны серияләп җитештерә башлады. Җитештерүче шулай ук тендерда да отты. Аның буенча «Мосгортранс» КАМАЗдан йөз электробус һәм заряд станцияләре сатып алачак.