Аксубайда салымнарга кагылышлы әҗәтләрне киметү мәсьәләсе буенча комиссия утырышы узды

Утырышка крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын чакырдылар.

(Аксубай, 10 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубай районы советында салымнарга кагылышлы әҗәтләрне киметү мәсьәләсе буенча комиссия утырышы узды, дип яза җирле басма.

Утырышка крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын чакырдылар һәм 2017 ел өчен бердәм авыл хуҗалыгы салымнарын түләү һәм декларацияләр тәкъдим итү мәсьәләләрен тикшерделәр. Тәкъдим ителгән декларацияләрнең төгәллеге һәм салымнарның вакытында түләнгәнлеге тикшерелде.