Татарстан Хөкүмәте Бөтенроссия ярышлары призерларына стипендияләрне арттырган

Республиканың уңышка ирешкән спортчыларына түләүләр 17 процентка арткан.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда республиканың әйдәп баручы спортчыларына ирешкән уңышлары өчен айлык стипендияләр күләмен арттыру турында карар кабул ителде. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарын Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы – республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин имзалады.ТР Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 февралендәге шул хактагы карарына үзгәрешләр кертелде. «<...> Татарстанның әйдәп баручы спортчыларына югары спорт казанышлары өчен айлык стипендияләр күләмен яңа редакциядә бәян итәргә», – диелгән документ текстында.Алдагы түләүләр белән аерма 17 процент чамасы тәшкил итәчәк. Элегрәк Россия үсмерләр беренчелегендә һәм яшүсмерләр спартакиадаларында беренче, икенче яки өченче урын өчен түләүләр 10 мең, 7,5 мең һәм 5 мең сум тәшкил иткән булса, хәзер алар 12 мең, 9 мең һәм 6 мең сумга кадәр үсәчәк.Илнең үсмерләр беренчелекләре һәм укучылар спартакиадасы призерларына хәзер беренче урын өчен 6 мең сум, икенче урынга 4, 4 мең сум һәм өченче урын өчен 3 мең сум акча түләнәчәк.