2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән

Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). 2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде.«Татарстанда социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлау буенча иң зур программа – мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы», – диде Айрат Галләмов.«Хәзерге вакытта республикада сигез белем бирү учреждениесе ремонтланган: өч мәктәп һәм биш балалар бакчасы», - диде министр.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 942 бина ремонтланырга тиеш.