Регуляр маркалы бензин арзанаюын дәвам итә

Хәзер аның литры уртача 26 сум 90 тиен тора

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Узган атнада Казанда регуляр маркалы бензин тагын 32 тиенгә арзанайды һәм хәзер аның литры уртача 26 сум 90 тиен тора. Дизель ягулыгы бәясе бераз төшкәннән соң, литры уртача 29 сум 79 тиеннән тәкъдим ителә.
А-76 лы(АИ-80) һәм АИ-95 ле бензин бәяләре үзгәрешсез калды. Беренчесенең литры уртача 26 сум 33 тиен, икенчесенең – 29 сум 96 тиен дәрәҗәсендә саклана. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр итә.