ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Финляндиянең эшлекле даирә делегациясе белән очрашу үткәрде

2014 елда Татарстан Республикасы белән Финляндия арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 992,4 млн доллар тәшкил иткән

  (Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 9 июньдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Финляндия Тышкы эшләр министрлыгының Россия, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия департаменты директоры урынбасары Веса Васара җитәкчелегендәге Финляндия эшлекле даирә делегациясе белән очрашу үткәрде.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте белдергәнчә, очрашуда һәм уртак эшче төркем утырышында ике яклы хезмәттәшлекнең хәзерге халәте һәм перспектив юнәлешләре турында фикер алышканнар, адреслы очрашулар узган.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Равил Зарипов, Финляндия Татарстан Республикасының әйдәп баручы тышкы сәүдә партнерларының берсе булуын ассызыклады. Шулай итеп, 2014 елда Татарстан Республикасы белән Финляндия арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 992,4 млн доллар тәшкил иткән.

2006 елдан бирле Татарстанда Финляндиянең «ЮИТ» төзелеш компаниясе уңышлы эшли, дип билгеләп үтте министр. Finnair авиакомпаниясе Казан-Хельсинки арасында туры рейсларны гамәлгә куйды. Агымдагы елның июнендә, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында, «Huhtamaki» компаниясе производствосы («Хухтамаки Фудсервис Алабуга» ҖЧҖ, бер кулланылышлы савыт-саба һәм кәгазьдән тартмалар җитештерә) ачылды. Финляндия командасы Казанда узган WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында катнашты. Сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек үсеш ала.

Финляндия делегациясе җитәкчесе Веса Васара әфәнде, Татарстанга визит һәм уртак эшче төркем утырышы, киләчәктә, Татарстан-Финляндия хезмәттәшлеген ныгыту мөмкинлеге бирәчәк, дип белдерде.