Татарстанның 2030 нчы елга кадәр ягулык-энергетика комплексы үсеше стратегиясе кабул ителде

2030 нчы елга кадәр Татарстанда елына 33 057 мең тонна нефть чыгарылуы фаразлана

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр ягулык-энергетика комплексы үсеше стратегиясе кабул ителде. Документ закон статусына ия булды һәм берьюлы өч укылышта кабул ителде.

Республиканың ягулык-энергетика комплексы торышы һәм үсеш перспективалары турындагы доклад белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Ягулык-энергетика комплексы – Татарстан икътисады флагманы. Ул республика сәнәгать күләменең 50 процентын алып тора, төбәк кеременең 75 процент өлешен бирә. Тармакта, республикада эшләүче халыкның 60 проценты мәшгуль.

Татарстанның нефть һәм газ комплексы нигезе булып нефть чыгару тора. Кара алтын республиканың 22 муниципаль районы территориясендә табыла.

Хәзерге вакытка кадәр ягулык-энергетика комплексының үсеш перспективалары һәм нефть чыгару үсешенең өстенлекле юнәлешләре республиканың 2006-2020 нчы елларга ягулык-энергетика комплексы үсеше программасы нигезендә билгеләнгән. Әмма программа кабул ителгән вакыттан дөньякүләм һәм Россия нефть һәм нефть продуктлары базарлары үсешендә җитди үзгәрешләр булган: углеводород чималын чыгару технологияләре күпкә камилләште, артык ябышкак нефть һәм табигый битумнарның рентабельле булмаган чыганакларын эшкәртү күпкә нәтиҗәлегә әйләнгән. Яңа документ әлеге үзгәрешләрне исәпкә ала.

Равил Зарипов әйтүенчә, 2015 нче елдан 2030 нчы елга кадәр Татарстанда чыгарыла торган нефть запаслары үсеше 540 млн т тәшкил итәчәк, иң эре чыганакларда нефтьне чыгару коэффициенты 0,6-0,7 булырга тиеш.

2030 нчы елга кадәр Татарстанда елына 33 057 мең тонна нефть чыгарылуы фаразлана, файдалану өчен бораулау елына 701 мең метр тәшкил итәчәк, эзләү-ачыклау өчен бораулау – елына 55 мең метр. 2020 нче елга нефть эшкәртү тирәнлеге 95 процентка җитәчәк, нефть эшкәртү күләме 2020 нче елга 21,4 млн тоннага кадәр артачак. Электр энергиясен җитештерү 2030 нчы елга, узган ел белән чагыштырганда, 61,6 процентка артып, сәгатенә 34 744 млн кВт ка җитәчәк.

“Энергия куллану нәтиҗәлелегенә омтылыш өстенлекле булып калачак”, - дип ассызыклады Равил Зарипов. Аның әйтүенчә, 2014 нче елга тулаем төбәк продуктын җитештергәндә энергия сарыф ителеше, 2007 нче ел белән чагыштырганда, 23 процентка кимегән. 2030 нчы елга тулаем төбәк продуктын җитештерүдә энергия сарыф ителешенең 58 процентка кимүе фаразлана. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.