Радик Гайзатуллин: "Татарстанда эшләүчеләргә хезмәт хакларын түләү буенча план тулысынча үтәлде"

Хезмәт хакы түләүгә узган ел 89 миллиард сум тотылган

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2014 елда, икътисади кризис булуга да карамастан, Татарстанда эшләүчеләргә хезмәт хакларын түләү буенча план тулысынча үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

"Хезмәт хакына бюджеттан бүлеп бирелгән сумма 89 миллиард сумны тәшкил итә. Шуларның 72,2 миллиарды — Татарстан бюджетыннан, калганы федераль бюджеттан бүлеп бирелә һәм 3 миллиард сумы бюджеттан тыш керемнәрдән гыйбарәт", - диде министр.