В. Путин: «Конференция Россия һәм Ислам илләре арасындагы элемтәләрне үстерергә ярдәм итәр

РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин Ислам үсеш банкы инвестиция конференциясендә катнашучыларга сәламләү телеграммасын юллады
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Ислам үсеш банкының Казанда ачылган инвестиция конференциясендә катнашучыларга РФ Премьер-министры Владимир Путин сәламләү телеграммасын юллады. Бүген аны конференцияне оештыручылар һәм кунакларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев укып ирештерде.
«Күп гасырлар буена Россия белән Ислам дөньясын бер-берсен хөрмәт итүнең, нәтиҗәле мәдәни, сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең ныклы традицияләре бәйләп килде. Мондый киң аңлашуга ирешүгә илнең күпсанлы мөселман общиналары зур өлеш кертә. Бүген ике арадагы бу эшлекле, дустанә мөнәсәбәтләрнең өстәмә позитив импульс алуы тагын да куандыра. Без мәгариф, фән, югары технологияләр һәм инвестицияләр өлкәсендә эзлекле рәвештә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачып киләбез. Күп милләтле Татарстан җирендә узучы бу форум алга таба халыкара масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда безнең илләр төбәкләре, эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге арасында туры элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәр», – дигән ышаныч белдерә РФ Хөкүмәте башлыгы үзенең сәламләү телеграммасында.