Татарстан үсешендәге перспектив юнәлешләр бүген күргәзмәдә тәкъдим ителде

Мөселман эшмәкәрләренә телевизион панельләр һәм интерактив экран-киоскларда республиканың әйдәп баручы предприятие, оешмалары хакында тулы мәгълүмат бирелде
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Халыкара инвестиция конференциясендә катнашучыларга бүген төшкә кадәр Татарстан үсешендәге перспектив юнәлешләр презентацияләнде. «Корстон» дагы күргәзмә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Инвестиция-венчур фонды тарафыннан әзерләнгән иде.
Татарстан республикасының бердәм экспозициясе 230 кв. м мәйданга урнаштырылган. Мөселман эшмәкәрләренә телевизион панельләр һәм интерактив экран-киоскларда республиканың әйдәп баручы предприятие, оешмалары хакында визуаль мәгълүмат бирелде. Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармаклары, предприятиеләре тематик блокларга бүлеп тәкъдим ителде («КАМАЗ», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез», «Татнефть», «Түбән Кама Шин» җәмгыятьләре, «Инвестиция-венчур фонды», «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе, «Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе», «Казан вертолет заводы», «АлАз» җитешттерү берләшмәсе» ААҖ һ.б.). «Алабуга» махсус икътисади зонасы, Казан шәһәре, «Идея» технопаркы, «Химград» технополисы аерым блокларга урнаштырылган иде. Шушында ук мөселман эшмәкәрләре өчен кызыклы саналган өстенлекле инвестиция проектлары да презентацияләнде. Мәсәлән, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы экспозициясен карау барышында кунаклар бу өлкәгә кагылышлы ике проект хакында җентекле мәгълүмат алды. Аларның берсе – «Шәле-Баулы» түләүле автомобиль юлы төзелеше һәм эксплуатациясе белән бәйле булса, икечесе – Свияжски мультимодаль логистика терминалы проекты. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов сүзләренә караганда, Көнбатыш Балтика – Көнбатыш Кытай транспорт коридорының бер өлеше буларак уйланылган Шәле-Баулы юлы төзелешенең гомуми бәясе – 2,2 млрд. евро булса, Свияжски терминалының – 300 млн. евро. Аның сүзләренә караганда, икенче объектның 10 ел эчендә үзенә тотылган чыгымнарны аклый башлау мөмкинлеге Ислам банкы вәкилләрендә кызыксыну уяткан. Авыл хуҗалыгы тармагы экспозициясендә исә мөселман эшмәкәрләренә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртүгә кагылышлы 30 проект, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгына караганында 5 млрд. долларлык 10 проект тәкъдим ителде. ТР Инвестиция-венчур фонды 6 проектын алып килгән иде. Алар арасында үсемлекләрдән целлюлоза җитештерү технологияләрен эшләүгә, Менделеевскида аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү комплексын төзүгә кагылышлылары бар. Казан шәһәре Универсиаданы кабул итәр өчен кирәкле һәм зур инвестицияләр таләп итүче берничә объектны презентацияләде. Алар арасында «Казан» халыкара аэропортын реконструкцияләүгә, 50 мең тамашачы урынына исәпләнгән яңа футбол стадионын төзүгә, транспорт логистикасы, кунакханәләр төзелеше һәм хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы проектлар бар. Экспозициянең аерым өлеше Татарстандагы финанс учреждениеләренә бирелгән иде.
Телевизион панельләр ярдәмендә бирелгән мәгълүматтан тыш, экспозициядә катнашучы предприятиеләрнең һәрберсе үз макетларын, продукцияләре үрнәкләрен урнаштырган, тарату өчен белешмә материалларын әзерләгән иде.