Түбән Камада күчемсез милек сатып алучылар күбәйгән

Түбән Камада эшкуарлык эшчәнлеге үсеш кичерә. Бу хакта теркәү палатасы белгечләре хәбәр итә
(Түбән Кама, 10 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада эшкуарлык эшчәнлеге тотрыклы үсеш кичерә. Бу хакта түбәндәге факт та ачык сөйли: шәһәрдә күчемсез милек, җир сатып алучылар да, торак булмаган фондны сатып алу буенча килешүләрне рәсмиләштерүчеләр дә күбәйгән.
Әлге мәгълүматны муниципалитетта Түбән Каманың теркәү хезмәте җитәкчесе Лилия Ахунова китерде. Ул шулай ук үз хезмәткәрләренең көйле эшләве нәтиҗәсендә, соңгы бер елда теркәү палатасында теркәү һәм документлар рәсмиләштерүнең вакыты сизелерлек кыскаруын да искәртте.
Әлеге оешманың белгечләре ихтыяҗ булганда үз клиентларының өйләренә дә бара. Мондый хезмәт сәламәтлекләре аркасында өйләреннән чыгып йөри алмаган кешеләргә генә күрсәтелә.