Мөселман илләре Татарстанның азык-төлек белән төп тәэмин итүче булуын тели

Ислам үсеш банкы һәм мөселман илләренең эшлекле даирә вәкилләре Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнә
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Ислам үсеш банкы һәм мөселман илләренең (нигездә гарәп илләре) эшлекле даирә вәкилләре Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнә. Бу сүзләрне халыкара инвестиция конференциясендә чыгыш ясаган кунакларның һәркайсы кабатлады. Казан халкын туктаусыз яуган яңгырлар һәм җәйгә хас булмаганча салкын көннәр инде туйдыра башласа, 40-50 градус эсселектән килгән кунаклар өчен бездәге һава торышы бик уңайлы булып чыкты. Чыгышлардан аңлашылганча, аларның күңелләренә Татарстанның табигый климаты гына түгел, бездәге уңайлы инвестиция климаты да хуш килгән икән.
Конференцияне Казанда уздыруның максаты – ислам капиталы булган чит ил инвесторларын безнең проектларга җәлеп итү. Ислам банкы белән алдан килешүләр буенча, Татарстаннан төрле өлкәләргә караган 103 проект әлеге финанс учреждениесе каравына җибәрелгән булган. Алар икътисадның 7 тармагына – сәнәгать, сәламәтлек саклау, төзелеш, транспорт, юл хуҗалыгы, энергетика, авыл хуҗалыгына карый. Ярты ел дәвамында өйрәнгәннән соң, Ислам банкы бу проектларны Ислам Конференциясе оешмасы илләре каравына юллаган. Казандагы инвестиция форумында катнашучы 100 дән артык чит ил компаниясе вәкилләре барысы да Татарстан проектларына кызыксыну белдергән кешеләр.
Ислам үсеш банкы президенты Ахмәт Мөхәммәт Али белдергәнчә, Татарстанда ел саен икътисади үсеш темпларының 8 процентка үсә баруы, сәяси-икътисади тотрыклылык, республикада иң уңайлы инвестиция климаты булу банк әгъзалары булган мөселман илләренең Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлегенә юл ача. Ул мөселман эшмәкәрләрен бу мөмкинлектән файдаланырга чакырды. «Биредә сәнәгать, авыл хуҗалыгындагы һ.б. тармакларда ирешелгән казанышлар игътибарга лаек. Сезгә болардан файдаланырга, уртак мәнфәгатьләр табарга, уртак проектларга капитал салырга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрләргә.
Конференциядә катнашучыларга Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкъмәлетдин Ихсаноглы сәламләвен аның фән, техника һәм икътисад буенча киңәшчесе Набик Диалло ирештерде. Анда Татарстанның сәнәгать, фән, технологияләр, фән үсеше ягыннан бик кызыклы төбәк булуы ассызыклана.
Дөнья базарында нефтькә бәяләр үсү, азык-төлек бәяләренең нык артуына китерде. Шуңа бәйле рәвештә, күп илләрдә бу өлкәдә проблема килеп туды. Ул күпчелек мөселман илләренә дә хас. Согуд Гарәбстанының инвестиция компаниясе идарә рәисе Абдулла Ходайси белдергәнчә, Татарстан белән азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлек бу проблеманы чишәргә юл ачар иде. Аның белдерүенчә, Татарстан мөселман илләре өчен төп продукция белән тәэмин итүче була ала. Моннан тыш, ул авиа, автомобиль төзелеше өлкәләрендәге хезмәттәшлекне перспектив юнәлеш дип атады.
Инвестиция конференциясенең пленар утырышы азагында Татарстан Хөкүмәте белән Ислам үсеш банкы арасында хезмәттәшлек Меморандумына кул куелды. Аны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али имзалады.