Бүген Казанда Ислам үсеш банкының инвестиция конференциясе ачылды

Конференцияне Казанда уздыруның максаты – ислам капиталын безнең проектларга җәлеп итү
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясе ачыла.
Татарстан башкаласында әлеге финанс учреждениесенең инвестиция конференциясен уздыру хакында узган елның май аенда Ауропа үсеш һәм реконструкция банкының Казанда узган еллык җыелышы кысаларында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али очрашуы вакытында килешенгән иде. Банкның мондый масштаблы чараның Ислам Конференциясе оешмасына кермәгән илләрдә әле беренче генә оештыруы.
Ислам үсеш банкы – хөкүмәтара кредит оешмасы. Аның шартлары буенча, банк Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр икътисадына гына туры инвестицияләр сала ала. Конференцияне Казанда уздыруның максаты – ислам капиталы булган чит ил инвесторларын безнең проектларга җәлеп итү. Ислам банкы белән алдан килешүләр буенча, Татарстаннан төрле өлкәләргә караган 103 проект әлеге финанс учреждениесе каравына җибәрелгән булган. Алар икътисадның 7 тармагына – сәнәгать, сәламәтлек саклау, төзелеш, транспорт, юл хуҗалыгы, энергетика, авыл хуҗалыгына карый. Ярты ел дәвамында өйрәнгәннән соң, Ислам банкы бу проектларны Ислам Конференциясе оешмасы илләре каравына юллаган. Казандагы инвестиция форумында катнашучы 100 дән артык чит ил компаниясе вәкилләре барысы да Татарстан проектларына кызыксыну белдергән кешеләр. Алар 11 июньдә Татарстан вәкилләре белән адреслы очрашулар вакытында шушы проектлар хакында конкрет сөйләшүләр алып барырга җыена. Бу очрашуларда шулай ук сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү, уртак проектларда катнашу мөмкинлекләре дә каралачак.
Ислам илләре бизнесменнары катнашындагы адреслы очрашулардан тыш, инвестиция конференциясендә тагын 2 төп вакыйга игътибар үзәгендә булачак. Бүген «Корстон»да узачак пленар утырышта инвесторларга Татарстанның икътисади потенциалы презентацияләнәчәк. Аерым юнәлешләргә килгәндә, «Алабуга» МИЗ, «Химград технополисы, «Идея» технопаркы, республиканың төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы комплексына караган проектлар, Казан, Чаллы шәһәрләренең мөмкинлекләре, аерым предприятиеләр мисалында республиканың нефть химиясе комплексы тәкъдир ителәчәк. Чит ил компанияләре җитәкчеләре Татарстан үсешендәге перспектив юнәлешләр белән предприятиеләр тәкъдим ителгән күргәзмәдә дә таныша алачак. «Корстон» да Татарстан предприятиеләре турында сөйләүче 230 кв. метр мәйданда стенд әзерләнгән.