^Кама Аланында уен бизнесы буенча киңәшмә көтелә

^Кама Аланында уен бизнесы буенча киңәшмә көтелә

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Булат Сруров). Татарстан Эшкуарлык үсеше агентлыгы уен биналарын яңадан урнаштыру тәртипләрен аңлату өчен киңәшмә уздыра.

ТР Эшкуарлык үсеше агентлыгы сайты хәбәр иткәнчә, әлеге чара 14 июнь көнне Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә “Чулман-Су” мәдәни үзәгендә үтәчәк. Киңәшмә эшендә Татарстан Юстиция министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм “шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсе” муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашыр дип көтелә. Утырышка уен бизнесы белән шөгыльләнә торган барлык эшкуарлар чакырыла.