news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Доллар 73,73 сумга кадәр төште

Евро һәм доллар курсы нефтькә бәяләр арта башлау фонында кимегән.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Евро һәм доллар курсы дүшәмбе көнне нефтькә бәяләр арта башлау фонында кимегән. Бу хакта РИА Новости Мәскәү биржасы мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.

Ил валютасы Америка долларына карата алты тиенгә ныгыды. «Иртәгә» исәп-хисабы буенча доллар курсы 73,73 сумга кадәр төште.

Евро курсы 12 тиенгә кимеде һәм 89,66 сум булды.

Brent нефтенә бәя 0,5 процентка — бер баррель өчен 68,66 долларга кадәр күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100