Россиялеләрнең банкларга ышанычы арта – сораштыру

Россиялеләрнең яртысыннан артыгы - 52% - артык акчаны банкта саклау отышлырак һәм ышанычлырак дип саный.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге апрель аенда уздырылган сораштыруда 52% респондент артык акчаны банкта сакларга кирәк дип белдергән. Ә гыйнвар аенда кредит оешмаларына сакларга үз акчасын тапшырырга әзер булучылар 41 % тәшкил иткән.

Хәзерге көнгә кадәр чыгымнарны киметергә кирәк дип санаучыларның саны шактый – 66%. Әмма акрынлап бу күрсәткеч кими. Ел башында бу фикердә булучыларның саны 67% булган.

Әмма бүгенге көндә 21% россияле саклыкка акча җыю артык әйбер дип саный. Алар фикеренчә, алынган пенсия яки хезмәт хакын тизрәк тотарга кирәк, дип яза “Российская газета”.