Республиканың Хөкүмәт йортында KazanSummit-2017 чарасына әзерлек турында сөйләштеләр

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2017» IX Халыкара икътисад саммиты Казанда 18-20 майда узачак.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бүген республиканың Хөкүмәт йортында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2017» Халыкара икътисад саммитына әзерлек буенча оештыру комитетның утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Алексей Песошин белдерүенчә, 2009 елда форум беренче тапкыр уздырылгач, хезмәттәшлек сорауларын карау һәм бердәм проектларны тормышка ашыру өчен әйдәп баручы халыкара платформа төзелгән.

Республика Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, бүгенге көндә меңгә якын чит ил делегаты чарада катнашачакларын раслады. Барлыгы чит илдән 1600 кунак көтелә. Узган елдагы кебек KazanSummit мәйданчыгында килешүләр төзелү ниятләнелә. Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, бүген 40тан артык документ әзерләнгән.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2017» IX Халыкара икътисад саммиты Казанда 18-20 майда узачак. Ул «Корстон» сәүдә күңел ачу комплексында үткәреләчәк.