ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте белән Россия Саклык банкы арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр

Рөстәм Миңнеханов Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Сергей Горьков белән очрашты

 (Казан, 10 апрель, «Татар-информ»).  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Сергей Горьков җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.  Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия банкының Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Премьер-министрының ислам финанс институтлары белән багланышлар буенча ярдәмчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Саклык банкы белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Шулай ук республиканың бизнес өлкәсе үсешенә аерым игътибар бирелде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.