Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия комиссиясендә катнашучылар Казан вертолет заводында булды

ВадимЛигай Софьян Җәлилнең заводта җитештерелгән вертолетлар модельләренә һәм предприятиенең киләчәк үсеш планнарына кагылышлы сорауларына җавап бирде

 (Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Кичә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил «Казан вертолет заводы» ААҖнең җыю цехларында булдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, башка ведомстволар вәкилләре озата йөрде.

«Казан вертолет заводы» ААҖ генераль директоры Вадим Лигай Софьян Җәлилнең заводта җитештерелә торган вертолетлар модельләренә һәм предприятиенең киләчәк үсеш планнарына кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Искәртеп үтәбез: бүген «Казан вертолет заводы» ААҖ "Ми-8/17", "Ансат" һәм "Ансат-У" сериясе вертолетлары җитештерә, шулай ук яңа "Ми-38" вертолетын җитештерүгә әзерләнә.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.