Казан һәм Будапешт арасында туры авиарейслар ачылсын өчен бөтен көчне куячакбыз – Рөстәм Миңнеханов

Николай Федоров Казаннан Будапештка туры рейслар ачылуга теләктәшлек сорап РФ транспорт министрына мөрәҗәгать итәчәген әйтте

(Казан,10 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында узган икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссиясенең VIII утырышында Казан һәм Будапешт арасында туры рейслар ачылачагы билгеле булды.

Венгрия делегациясе составында шул рейсларны гамәлгә кертергә әзер авиакомпания вәкилләре дә, аерым алганда, "WizzAir Hungary" компаниясе генераль директоры Йожеф Варади бар иде.

РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Россиянең транспорт министры Максим Соколовка шул рейсларны ачарга булышуын сорап мөрәҗәгать итәчәгенә ышандырды.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу нисбәттән: “Безнең бу мәсьәләгә фикеребез уңай. Казан һәм Будапешт арасында туры авиарейслар ачылсын өчен бөтен көчне куячакбыз”, - диде.