ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Сингапурның Россиядәге илчесе белән очрашу булды

Саймон Тенсинг Де Круз Татарстан эшкуарларын Россия–Сингапур эшлекле форумында катнашырга чакырды
(Казан, 10 апрель, “Татар–информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Сингапур Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Саймонг Тенсинг Де Круз белән очрашты. Яклар үзара мәгълүмат алмашты, хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре хакында фикер алышты.
Очрашуда Татарстанның сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, дип хәбәр итә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Очрашуда Илчелекнең икенче секретаре Лай Йинг Йип, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов, РФ тышкы эшләр министрының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.
Саймон Тенсинг Де Круз хәбәр иткәнчә, ул Россиядә ел ярым элек, илче булып билгеләнгән вакытта булган. “Миңа ул чагында Мәскәү – ул Россия түгел, илне белү өчен төбәкләрдә булырга кирәк дип әйттеләр. Һәм беренчеләрдән булып Татарстанга барырга киңәш иттеләр”, – дип ассызыклады илче. Ул шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Түбән Кама Нефтехим” һәм “Танеко” ачык акционерлык җәмгыятьләре белән танышудан алган хис–кичерешләре белән уртаклашты.
“Минем визитның төп максаты Сингапур һәм Татарстанның тагын кайсы өлкәләрдә хезмәттәшлек итә алуын үз күзләрем белән күрү һәм аңлаудан гыйбарәт”, – дип ассызыклады ул.
Саймон Тенсинг Де Круз шулай ук 2009 елның сентябрь аенда чираттагы Россия–Сингапур эшлекле форумы узачагын искәртте. Ул Татарстан эшкуарларын анда катнашырга чакырды. “Без үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашырга телибез, аның сезгә дә кирәге чыгар дип уйлыйм”, – диде ул.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, үз чиратында, Сингапурга ясаган визиты хакында сөйләде. “90нчы еллар башында без махсус икътисади зона булдыру юнәлешендә эшли башладык. Иң беренчеләрдән булып тәҗрибә туплау максатыннан Сингапурга бардык. Бүгенге көндә “Алабуга” махсус икътисади зонасында реаль нәтиҗәләр бар”, – диде ул.
Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, сентябрь аенда узачак эшлекле форумда һәм эшкуарларның алдагы очрашуларында конкрет инвестиция программалары әзерләнәчәк. “Без барысын да үзара мөнәсәбәтләрдә уңай динамика күзәтелсен өчен эшлибез”, – диде министр.