Казан вертолетлары Көньяк Кореяга очачак

Казан вертолетлары Көньяк Кореяга очачак

(Казан, 10 март, "Татар-информ", Виктор Смирнов). Көньяк Кореяның LG фирмасы вәкилләре полиция һәм урман авиациясе ихтыяҗлары өчен "Ансат" һәм Ми-72 вертолетлары сатып алырга җыена. Бу турыда Казан вертолет заводының Көньяк Корея проектлары буенча менеджер Александр Петров Сеулдан кайткач хәбәр итте - ул анда фирма вәкилләре белән сөйләшүләр алып барган.

Әлегә Көньяк Кореяга сатылачак вертолетлар саны һәм контракт бәясе турында мәгълүмат таратылмый. Александр Петров Казан вертолет заводы чыгарган Ми-172 вертолеты Көньяк Корея полициясендә 6 ел хезмәт иткән, очу һәм файдалану сыйфатлары буенча югары бәяләнгәннәр.