Доллар курсы 11 гыйнварга 22 тиенгә кимегән

11 гыйнварда бер доллар 66,86 сум торачак.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Банкы долларның рәсми курсын иртәгә 21,9 тиенгә киметте. Әлеге мәгълүматлар регулятор сайтында китерелә.11 гыйнварда доллар бәясе 66,86 сумны тәшкил итәчәк. Бүген Америка валютасының бәясе 67,07 сумны тәшкил итте.Евроның рәсми курсы 30,39 тиенгә арткан һәм шул рәвешле 77,21 сум булган.