Бер ел эчендә LADA автомобилен сату 16 процентка арткан

LADA Vesta һәм LADA Granta илдә җитештерелә торган иң популяр модельләр булды.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бер ел эчендә LADA автомобилен сату 16 процентка артты. Бу хакта «Автостат» аналитик агентлыгы хәбәр итә.2018 елда «АвтоВАЗ» Россия базарында барлыгы 360204 машина саткан. Бу модель машиналарының сату нәтиҗәсе соңгы җиде ел эчендә иң яхшысы булган.Популяр автомобильләр рейтингында LADA Vesta (108364 данә) беренче урынны били, икенче урында — LADA Granta (106325 берәмлек сатылган).Хисап чорында илдән 38052 автомобиль экспортланган һәм сатылган. Ил автомобильләре барлыгы 34 илдә сатылган.