420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). 2010 елның декабрендә Россиядә куллану бәяләре индексы 101 процент булган. Ә ел башыннан аның үсеше 8,7 процент тәшкил иткән. Бу саннар Россиянең 266 шәһәрендә 62 төрдәге мөһим товарлар һәм хезмәтләргә куллану бәяләрен атна саен теркәү нәтиҗәләренә нигезләнеп алынган.
Росстат мәгълүматларына караганда, 2009 елның декабрендә куллану бәяләре индексы 100,4 процент булган. Ел башыннан аның үсеше 8,8 процент күләмендә теркәлгән.