Татарстан эшмәкәрләре Согуд Гарәбстанында узачак РФ бизнес-атналыгына чакырыла

Әлеге чарада катнашу безнең компанияләргә Согуд Гарәбстаны базарында яңа мөмкинлекләр ачачак

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Агымдагы елның март аенда Согуд Гарәбстаны Корольлегендә Россиянең бизнес-атналыгы узачак. Чарага Татарстан эшмәкәрләре, предприятие-оешмалары вәкилләре дә чакырыла, дип хәбәр итә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат хезмәте.
Бизнес-атналыкны РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы, Согуд Гарәбстаны Сәүдә-сәнәгать палаталары советы, Җиддә Сәүдә-сәнәгать палатасы, РФ Согуд Гарәбстанындагы Вәкиллеге булышлыгында Россия-Гарәбстан эшлекле советы, “Арабия Экспо” ҖЧҖ оештыра.
Әлеге чара кысаларында Россия-Согуди бизнес-форумын, Россия-Согуди эшлекле советының 12 нче утырышын уздыру, профильле министрлыкларда, ведомстволарда, эре дәүләт компанияләрендә, шул исәптән, Ислам үсеш банкында очрашулар планлаштырылган. Шулай ук Россиядә җитештерелгән товарлардан һәм хезмәтләрдән күргәзмә оештыру ниятләнә. Бизнес-атналык программасында, моннан тыш, Россия делегациясенең Җиддә икътисади форумында катнашуы һәм Җиддәнең Сәүдә-сәнәгать палатасында Мәккә провинциясе эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулары каралган.
Согуд Гарәбстаны Корольлеге Якын Көнчыгышта тиз һәм тотрыклы үсүче илләрнең берсе. Ул Фарсы култыгы төбәгендәге динамик үсештәге базарларның берсе дә. Зур күләмдә нефть чыгаручы һәм экспортлаучы ил буларак танылу алган Согуд Гарәбстаны кулында зур финанс ресурслары да. Корольлек төзелеш һәм инфраструктура өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашыруын дәвам итә.
Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны белән Россия арасында икътисади-сәүдә хезмәттәшлеген үстерү өчен сәяси һәм икътисади җирлек бар. Ике арада хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре булып төзелеш, энергетика, нефть һәм газ сәнәгате өчен җиһазлар, технологияләр, нефть химиясе сәнәгате, геологик разведка, минераль байлыклар, телекоммуникацияләр һәм элемтә, мәгълүмат технологияләре һ.б. санала.
Согуд Гарәбстаны инвесторларының Россиянең рентабльле һәм эре проектлары, фәнни эшләнмәләре белән кызыксынуы мәгълүм.
Март аенда Россиянең Согуд Гарәбстанындагы бизнес-атналыгында катнашу илебез компанияләренә Согуд Гарәбстаны Корольлеге базарларының яңа мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәчәк.