news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан эскроу-счетка күчү буенча лидер төбәкләр арасына керде

Октябрь аенда республикада проектлы финанслау күләме 22 млрд сумнан артып китте.

Татарстан эскроу-счетка күчү буенча лидер төбәкләр арасына керде
архив/Егор Никитин

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Октябрь нәтиҗәләре буенча Татарстан төзелешне проектлы финанслау күләме буенча илнең топ-3 төбәге исемлегенә керде. Мондый мәгълүматлар Россия Банкы хисабында күрсәтелгән.

28 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 22,8 млрд сумлык 24 проектлы финанслау килешүе төзелгән, 855 эскроу-счет ачылган. Исемлектә лидер - Мәскәү, анда 326 млрд сумлык проектлы финанслау буенча 46 килешү төзелгән.

«Россия Банкы Россия Президентының гражданнарның торак төзелеше өчен җәлеп ителә торган акчаларын этаплап урнаштыру өчен шартлар тудыру буенча йөкләмәсен үтәүдә, банк кредитлавы һәм гражданнар өчен куркынычны минимальләштерә торган башка финанслау рәвешләрендә катнаша», – диелә регулятор сайтында.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100