Гыйнвар-октябрьдә федераль бюджет дефициты тулаем эчке продуктның 1,3 процентын тәшкил иткән

Октябрь аенда бюджет 21 млрд 223 млн сум профицит яки тулаем эчке продуктның 0,3 проценты белән үтәлгән.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 2015 елның гыйнвар-октябрендә РФ федераль бюджет дефициты 768,4 млрд сум яки тулаем эчке продуктның 1,3 процентын тәшкил иткән. Бу хакта журналистларга РФ финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко белдергән, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Ун айда тулаем эчке продукт күләме 59 трлн 734 млрд сум булган.

Әлеге вакытта бюджет табышы 11 трлн 323 млрд сум яки тулаем эчке продуктның 19 процентын тәшкил иткән. Аларның 4 трлн 971 млрд сумы яки тулаем эчке продуктның 8,3 проценты - нефть-газ табышы, 6 трлн 352 млрд сумы яки тулаем эчке продуктның 10,6 проценты - нефть-газныкы булмаган табыш.

Гыйнвар-октябрь аенда федераль бюджетның чыгымнары 12 трлн 92 млрд сум яки тулаем эчке продуктның 20,2 процентын тәшкил иткән.

Ун айда нефть-газныкы булмаган дефицит 5 трлн 739 млрд сум яки тулаем эчке продуктның 9,6 проценты кадәр булган.

Октябрь аенда бюджет 21 млрд 223 млн сум профицит яки тулаем эчке продуктның 0,3 проценты белән үтәлгән.