Татарстанда капиталь ремонт программасы 92 процентка үтәлгән

Барлык районнар белән видеоконференция форматындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда капиталь ремонт программасының үтәлеше 92 процентка бәяләнә. 27 программаның 12се төгәлләнгән, аларга 987 объект керә. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 2,2 миллиард сум дигән сүз. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Моннан тыш, торак пунктларда урамнарны яктырту, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру программасы төгәлләнгән.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда социаль һәм мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Аларга 3,5 мең объект кертелгән, быелгы программа чараларын финанслау күләме 23 миллиард сумнан артык тәшкил итә.

Барлык районнар белән видеоконференция форматындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.