news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин БДБ илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясен арттырырга кушты

Президент Федераль монополиягә каршы хезмәтенә сәүдә челтәрләре аша азык-төлеккә бәя куюның даими мониторингын тәэмин итүне йөкләде.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча азык-төлек товарлары бәясен тотрыкландыру өчен Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру бурычын куйды. Йөкләмә Кремль сайтында чыкты. 

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклыландыру чараларын уздыру барышында Бәйсез дәүләтләр берлеге дәүләтләреннән РФ территориясенә авыл хуҗалыгы продукциясен кертү күләмен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрергә», диелә документта.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде, ул 2021 елның 1 сентябренә кадәр беренче хисапны тәкъдим итәргә тиеш. 

Президент шулай ук Федераль монополиягә каршы хезмәтенә сәүдә челтәрләре аша азык-төлеккә бәя куюның даими мониторингын тәэмин итүне йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100