news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ пилотсыз йөк автомобиленә патент алды

Предприятиенең иҗат җимеше йөк автомобиленә таш түшәлмәгән юллардан гына түгел, гомуми файдаланудагы юллардан хәрәкәт иткәндә дә тулысынча үзидарәдән файдаланырга мөмкинлек бирә.

КАМАЗ пилотсыз йөк автомобиленә патент алды

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). КАМАЗ йөк ташу өчен күп функцияле роботлаштырылган комплекска патент алды. Предприятие Роспатентка 2017 ел башында ук гариза тапшырган иде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитештерүчеләр белдергәнчә, предприятиенең иҗат җимеше йөк автомобиленә таш түшәлмәгән юллардан гына түгел, гомуми файдаланудагы юллардан хәрәкәт иткәндә дә тулысынча үзидарәдән файдаланырга мөмкинлек бирә.

Чаллы автогигантының әлеге эшләнмәсе турында тулырак Sntat.ru сайтында укырга мөмкин.

2018 елда Казанда узган футбол буенча дөнья чемпионатында предприятие пилотсыз электробусны сынаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100