ТР Президенты FGN Capital директорлары советы рәисе белән “Яңа Тура” технополисы үсеше турында сөйләште

ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның Александр Халдей белән рәсми очрашуы булды

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнехановның FGN Capital директорлары советы рәисе Александр Халдей белән рәсми очрашуы булды. Сүз “Яңа Тура” технополисы” пректының алдагы үсеше турында барды.

Технополис территориясенең алдагы үсеш мәсьәләләре, аерым алганда, 4 яңа сәүдә павильоны төзү, агропромкомплекс, логистика үзәге һәм ритейл-парк булдыру турында сөйләшенде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инвесторның “Яңа Тура”ны үстерү буенча планнарын хуплады һәм республика өчен әһәмиятле проектны тормышка ашыруда мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде.

Александр Халдей, аңлаулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен, ТР җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде: “Без инновацион технологияләрне тормышка ашыруда ярдәм иткән һәм төбәккә яңа бизне-стандартларның килүенә шартлар булдыра торган республика хакимиятләре белән бергәләп эшләргә шат”.