ТР Дәүләт Советында ТРның 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә багышланган матбугат конференциясе уздырыла

11 нче июньдә узачак чарага журналистлар чакырыла

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге журналистларны матбугат конференциясенә чакыра.

11 нче июнь сәгать 10да “ТРның 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп нигезләмәләре турында” темасына оештырылачак матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов һәм ТР икътисад министры Артем Здунов катнашачак.