Татарстанны Финляндия белән эшлекле элемтәләрне киңәйтү кызыксындыра - ТР Премьер-министры

Сәүдә, сәнәгать, төзелеш һәм туризм - хезмәттәшлек итү өчен иң перспективалы юнәлешләр, дип саный Илдар Халиков

  (Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстан белән Финляндия мөнәсәбәтләре уңай үсешкә ия. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген төбәк Хөкүмәте йортында Финляндия Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Илдар Халиков кунакларны сәламләде, һәм Татарстанны Финляндия белән эшлекле элемтәләрне киңәйтү кызыксындыра, дип белдерде. Үзара хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар, дип саный ул.

Сәүдә, сәнәгать, төзелеш һәм туризм - хезмәттәшлек итү өчен иң перспективалы юнәлешләр, дип саный Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, Финляндия компанияләре Татарстан базарында үзләрен яхшы тәкъдим итте. Киләчәктә дә уртак проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, дип ышануын белдерде ул.

Очрашуда, шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм республика ведомстволары вәкилләре катнашты.

Искәртеп үтик, Финляндия делегациясенең Казанга рәсми сәфәре 10 июньгә кадәр дәвам итә. Кунаклар Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар үткәрергә планлаштыра, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.