Николай Никифоров: “Программа белән тәэмин итү базарында чит ил вәкилләре хуҗа булуы проблема булып тора”

РФ министры сүзләренә караганда, Россия программа белән тәэминат базарын БРҺКА илләре партнерлары белән көндәшлеккә сәләтле итә ала

  (Иннополис, 9 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). IT-өлкәсендә чит ил товарларын алмаштыру буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында, 400 дән артык компания 24 млрд сум чамасы суммага проектлар паспортларын әзерләүдә катнашты. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белдерде.

Аның сүзләренә караганда, РФ Икътисади үсеш министрлыгына һәм РФ Финанслар министрлыгына 18 млрд сум чамасы суммага заявка бирелгән. “Ун елга исәпләнгән озак вакытлы программа турында сүз бара”, - диде ул.

“Программа белән тәэмин итү базарында чит ил уенчылары хуҗа булуы проблема булып тора, - дип билгеләп үтте Н.Никифоров. – Без Россиянең программа белән тәэмин итүенә ярдәм өчен максатчан акча бүлеп бирелүенә өметләнәбез. Моннан тыш, без бу мәсьәлә буенча Россия үзе генә эш итә алмый һәм эш итәргә дә тиеш түгел, дип әйтеп килдек. Россия программа белән тәэминат базарын БРҺКА илләре (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) партнерлары белән көндәшлеккә сәләтле итә ала”.

Министр аңлатып узганча, бер үк продукцияне РФ Хөкүмәтеннән грант алган Россия программистлары да эшли һәм үз грантлары буенча – кытайлылар да. “Ресурсларны берләштереп, җитди нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Безгә дөнья базарында үз урынын табарлык продуктлар булдыру зарур”, - дип ассызыклады ул.