Иннополиста кече бизнес өчен инфраструктура әзерләнгән

«Бирегә кече бизнес киләчәгенә бик өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

 (Иннополис, 9 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков матбугат конференциясендә журналистларга, Иннополис кече бизнес өчен ачык, дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, кече бизнес өчен биналар әзер. “Без андый бизнесны кабул итәргә әзер. Бу җәмәгать туклануы, сәүдә һәм ял итү үзәкләренә кагыла. Моның өчен торак комплексның беренче катлары бар. Бирегә кече бизнес киләчәгенә бик өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Илдар Халиков, һәм яңа шәһәрдә тагын да күбрәк торак төзергә кирәк, дип өстәде.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров бу мәсьәлә буенча ТР Хөкүмәте башлыгын хуплады, һәм эре инвесторларга да ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде.

“Дәүләт бүгенгә яңа Иннополис шәһәрен төзү буенча үз миссиясен үтәде. Биредә төп инфраструктура, технопарк, торак, университет, медицина үзәге һ.б. бар. Бу төп база. Аннары, бөтен дөньядагы кебек, шәһәрләр бизнес белән үстерелә. Җир, инженер инфраструктурасы бар, аларны бизнеска, мисал өчен, сәүдә комплексы төзү өчен бирергә була”, - дип ассызыклады ул.