Нефть бәясенең кинәт үсүе АЗС ларда ягулык бәясенең кинәт күтәрелүенә китерергә тиеш түгел

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз булды
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Ничә айдан бирле Казан Идел буе федераль округына кергән төбәк башкалалары арасында иң арзанлы Премиум (АИ-95) һәм Регуляр (АИ-92) маркалы бензиннар сатылган шәһәр булып саналды. Тик соңгы вакытлардагы бәяләр үзгәреше Казанны әлеге статустан мәхрүм итте. Казан, шул исәптән, Татарстанның башка төбәкләрендә мотор ягулыгы бәяләренең сизелерлек үсүе нәтиҗәсендә, 8 июньгә булган мәгълүматларга караганда, бездә АИ-95 ле бензинның 1 литры уртача 20 сум 20 тиен, АИ-92 ленеке - 19 сум, А-76 лы бензинныкы – 17 сум ( Идел буенда иң кыйммәтлесе), дизель ягулыгыныкы – уртача 18 сум тора. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг та шушы актуаль темага – республиканың нефть продуктларын күпләп һәм ваклап сату базарларында бәяләнең торышына багышланган иде.

Мотор ягулыгына бәяләрнең кинәт күтәрелүе, иң беренче чиратта, автомобиль йөртүчеләрне зур хафага салды. Алар бу үзгәрешнең нәрсә белән бәйле булуын ачыкларга теләп, бәя күтәрүнең ни дәрәҗәдә нигезле булуын тикшерүне сорап тиешле органнарга дәгъвалар юллый. “Безгә дә шундый мөрәҗәгатьләр күп алына башлады”, - ди ТР Ягулык-энергетика ресурсларының сыйфаты һәм алардан нәтиҗәле куллануны тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев. Билгеле булганча, әлеге идарә нефть продуктлары базарында бәяләр мониторингы белән шөгыльләнә. Белгечләр илдә бензин һәм башка төр автомобиль ягулыгы бәяләренең кинәт үзгәрешен ике төп факторга бәйләп аңлата. Алар - дөнья базарында “кара алтын” бәясе үсү һәм нефть продуктларын күпләп сату базарында бәяләр арту. Мәсәлән, ел башында нефтьнең бер барреле дөнья базарында 42,6 долларга калган булса, хәзер 68,5 доллар. Ул, үз чиратында, ягулыкны күпләп сату базарында сатып алу бәясенең үсешенә йогынты ясый. “Татнефтепродукт” ХК ААҖ генераль директоры урынбасары Вилдан Хөсәенов сүзләренә караганда, хәзер күпләп сату базарындагы бәяләр үзгәреше 1 майга булган сатып алу бәясенең 50 проценттан артыгын тәшкил итә.
“Татнефть” ААҖ нефть һәм нефть продуктларын реализацияләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айдар Шәмсетдинов та бүгенге бәяләрнең тулысынча нефть продуктларын күпләп сату базарындагы бәяләргә бәйле булуын ассызыклады. “Безнең өчен клиентлар беренче урында тора. Бәяләрне үзгәрткәндә кулланучы ихтыяҗыннан чыгып якын киләбез ”, -ди ул.

Тик кайбер операторларның бензинны ваклап сатылучы ягулык салу станцияләрендә бәяләр салмак түгел, ә кинәт күтәрелгән. Ел башында дөнья базарында “кара алтын” бәясе кинәт берничә тапкырга арзанаю мотор ягулыгы бәясенең тиз генә очсызлануына китермәде. Бәяләр салмак кына кимүе 2 ай буе дәвам итте. Операторлар моны югары бәядән сатып алынган ягулык запасының шактый булуы белән аңлатты. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Щербаков белдергәнчә, бүген дә ваклап сатучыларда түбән бәядән сатып алынган нефть продуктлары запасы бетмәгән. Ә алар нефть бәясе үзгәрүгә тиз генә бензинныкын да күтәреп куярга ашыга. Аларның бәяне тиз генә күтәреп куярга хаклары юк. Хәзерге вакытта ул АЗС ларда бензин бәясенең нинди нигездә күтәрелүен тикшерүләр баруын, җитди хокук бозулар табылганда, җинаять эше кузгатыласын ышандырды.


Нефть продуктлары базарында бәяләрнең алга таба ничек буласын әлегә берәү дә фаразларга ашыкмый. Брифингта ул нефтькә дөнья базарында нинди бәя куелуга һәм күпләп сату базарындагы хәлгә бәйле булачак дигән традицион җавап белән чикләнделәр.