Татарстанда минималь азык-төлек җыелмасы – Россиядә иң арзаннардан

Россия халкының яшәү минимумына кергән азык-төлекнең минималь җыелмасының бәясе 2008 елның май аенда Россия буенча уртача алганда 4,1 процентка арткан
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы элеккечә минималь азык-төлек җыелмасы иң арзаны булган Россия төбәкләренең берсе булып кала бирә, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Россия халкының яшәү минимумына керә торган минималь азык-төлек җыелмасы бәясе 2008 елның май аенда, Россия буенча уртача алганда, 4,1 процентка арткан һәм ай азагында бер кешегә 2155 сум тәшкил иткән, дип хәбәр иткән Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
Май азагында Россия төбәкләре арасында иң кыйммәтле азык-төлек җыелмасы Чукоткада (5510 сум), Камчатка өлкәсендә (3457 сум), Магадан өлкәсендә (3205 сум), Сахалинда (3186 сум), Якутиядә (3148 сум) булган.
Ә иң арзаны – Мордовиядә (1756 сум), Тамбов өлкәсендә (1791 сум), Татарстан Республикасында (1820 сум), Брянск өлкәсендә (1839 сум), Белгород өлкәсендә (1853 сум) булган.