Киләсе атнада Казан автосалоны ачыла

17-20 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында 13 нче халыкара автомобиль күргәзмәсе узачак
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 17-20 июнь көннәрендә Казанда «Автомобиль Россия йөрәгендә» дигән 13 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. Аны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, «Казан Ярминкәсе», Казан шәһәре мэриясе оештыра.
Традицион Казан автосалоны Татарстан өчен генә түгел, Идел буе федераль округы төбәкләренең автомобиль индустриясе өчен елның иң мөһим вакыйгасы булып санала. Узган ел «Автомобиль Россия йөрәгендә» автосалоны оештырылышы ягыннан тагын да югары дәрәҗәгә күтәрелде. Анда илнең һәм чит мәмләкәтләрнең автомобиль җитештерүче 200 гә якын эре предприятиесе («КАМАЗ», «АВТОВАЗ» ААҖ, «Мински автомобиль заводы» УП, «Вольво-Восток» ҖЧҖ һ.б.) катнашты. Татарстанның «ТрансТехСервис», «Акос», «Сапсан», «Премиум-Авто» кебек эре автомобиль үзәкләре дөнья автосәнәгатенең соңгы яңа үрнәкләрен тәкъдим иткән иде. «Казан Ярминкәсе»ннән хәбәр итүләренчә, быел да шуның кадәр катнашучы көтелә.
Оештыручылар күргәзмәнең белгечләргә генә түгел, барлык автомобиль яратучылар өчен дә кызыклы булачагын вәгъдә итә. Россия һәм чит илләр автомобиль төзелеше казанышлары тәкъдим ителүче быелгы халыкара автосалон экспозициясе 20 гә якын бүлекне эченә алачак. Җиңел һәм йөк автомобильләре, фургоннар, тагылмалар, шәһәр, шәһәрара һәм туристлык автобуслары, запас частьләр, урлауга каршы сигнализация, автосервис өчен инструментлар, гараж җиһазлары белән бергә, биредә транспортта йөк һәм пассажирлар ташу, энергоаудит, автомобильләргә кагылышлы басмалар хакында тулы мәгълүмат бирелә.
Быелгы күргәзмә программасына шулай ук Автотавыш һәм тюнинг (автомобильләрне эчке, тышкы яктан бизәү) буенча II чемпионат кертелгән. Ул Россия чемпионатының төбәк этабы буларак уйланылган. Аны «Казан Ярминкәсе», ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән «12 вольт» компаниясе оештыра. Шулай ук быел ярминкә кысаларында Аэрография фестивале узачак. Моннан тыш, программага автоюгычлар өчен яңа җиһазлар презентацияләре, «түгәрәк өстәл» утырышлары, конференцияләр, семинарлар кертелгән.