Курскида “КАМАЗ” ААҖ продукциясе тәкъдир ителде

Курскида “КАМАЗ” ААҖ продукциясе тәкъдир ителде

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Курск өлкәсе губернаторы Александр Михайлов генераль директор Сергей Когогин җитәкчелегендәге “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте делегациясе белән очрашты.

Александр Михайлов “КАМАЗ” заводы вәкилләрен кайнар котлап, аларның Курск җиренә килүе күңелле һәм истә калырлык сәфәр генә түгел, ә икътисади яктан акланган булуын да теләде. Кунаклар үзләре белән бүгенге көндә автогигантта эшләп чыгарыла торган төрле модификациядәге автомобиль техникасы күргәзмәсен алып килгән иде. Әлеге күргәзмә Курскида үтәчәк ярминкәдә тәкъдим ителер дип көтелә. Автомобильләрнең бер өлеше шунда ук үз сатып алучысын да табарга мөмкин, дип хәбәр итә «INFOLine» мәгълүмат агентлыгы.

Губернатор сүзләренә караганда, бүгенге көндә “КАМАЗ” машиналары төбәк икътисадының төрле тармакларында актив кулланыла. Ә предприятиенең Курск өлкәсендәге рәсми дилеры саналган “ГриНН” корпорациясе автомобиль продукциясен безнең базарда да, күрше төбәкләрдә дә тәкъдим итә. Губернатор кунакларны җитештерүне җайга салырга һәм “КАМАЗ” өчен комплектлау җиһазлары китереп торырга сәләтле Курск предприятиеләренең потенциаль мөмкинлекләрен өйрәнергә чакырды. Алар арасында автоэлектроника эшләп чыгаручы “Счетмаш” һәм резина-техник эшләнмәләр җитештерүче “Курскрезинотехника” предприятиеләре бар. Бу эш белән белгечләрнең уртак төркеме шөгыльләнер дип килешенде. Аны Курск ягыннан Хөкүмәт рәисе урынбасары Геннадий Широконосов җитәкләячәк.

Сергей Когогин үзенең җавап сүзендә очрашу һәм актив хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышу мөмкинлеге тәкъдим иткән өчен губернаторга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ул бүгенге көндә Россия зур йөк автомобильләре базарында чын мәгънәсендә лидер саналучы һәм үз продукциясенең шактый өлешен чит илләргә чыгаручы “КАМАЗ” заводына характеристика бирде. Моннан тыш, предприятие якын киләчәктә Италия технологиясе буенча авыл хуҗалыгы өчен тракторлар җитештерә башларга ниятли.

Сергей Когогин шулай ук безнең өлкә өчен файдалы “КАМАЗ”ның автопаркын яңарту схемасын һәм түләүнең ташламалы системасын тәкъдим итте. Моны Александр Михайлов кызыклы тәкъдим буларак бәяләде һәм өлкә хезмәтләренә аны җентекләп өйрәнергә күрсәтмә бирде.

Очрашу азагында Курс өлкәсе хакимияте һәм “КАМАЗ” ААҖ арасында үзара ярдәм итешү һәм хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды, шуннан соң кунаклар һәм хуҗалар сувенирлар алышты.

Соңыннан Советлар йорты актлар залында “КАМАЗ” ААҖ продукциясе тәкъдир ителде. Анда автотранспорт һәм сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары, ремонт-сервис үзәкләре, дилер оешмалары, шулай ук өлкә хакимиятенең кайбер тармак комитетлары вәкилләре катнашты. Тәкъдир итү чарасы үткәрелгәннән соң, бирегә җыелучылар “КАМАЗ”да эшләп чыгарылучы төрледән-төрле продукция белән якыннан танышты.