“КАМАЗ” җитештерүчеләре Петербург икътисади форумында КАМАЗның гасыр машинасы булуын исбатлаячак

“КАМАЗ” җитештерүчеләре Петербург икътисади форумында КАМАЗның гасыр машинасы булуын исбатлаячак

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Бүген “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Санкт-Петербургта Халыкара икътисад форумында катнашачак һәм “Россиядә уйлап табылган” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә предприятиенең рәсми сайтында.

“Түгәрәк өстәл” эшендә Россия һәм чит илләрнең төрле икътисад һәм бизнес тармакларыннан эре предприятиеләре - ОКБ «Сухой», «Северсталь-авто», РКК «Энергия», группа «ГАЗ», РАО «Российские железные дороги», «Bombardier», «CEO Scania AB» җитәкчеләре катнашуы көтелә.

Сүз соңгы 25 елда кешелек уйлап тапкан иң яхшы 25 әйберне гамәли куллану, дөньяга мәгълүм компанияләрнең фән һәм техниканың алгарышлы юнәлешләрендәге яңа һәм фаразланган эшләнмәләре турында барачак.

Форум һәм “түгәрәк өстәл”дә каралачак күп кенә темалар автомобиль төзлешнең актуаль проблемаларына кагылачак. “КАМАЗ” белгечләре фикеренчә, бу – үткәргечсез һәм оборона технологияләре, аерым алганда спутник белән идарә итү. Шулай ук альтернатив ягулыкта (әйтик водород) эшләүче двигательләрне, энергия саклаучы технологияләрне карарга мөмкин. “КАМАЗ” фән-техника алгарышының әлеге юнәлешләрендә әзер проектлар тәкъдим итә. Компания шулай ук галимнәр белән җитештерүчеләрнең уртак тикшеренүләрен үстерүен дәвам итә.

“КАМАЗ” автомобиле – гасыр машинасы. Моны раслау өчен КАМАЗ белгечләре автомобильләрне сынау һәм эксплуатацияләү нәтиҗәсендә алган рәсми исәпләүләрнең мәгълүматларын китерә. Әйтик, Россия буенча чит ил машиналарында йөк ташуларның уртача тарифы 1 чакрым юлга – 30-40 сум, ә “КАМАЗ”ларда 18-23 сум тәшкил итә. Димәк, елына 100 мең чакрым юл үткән “КАМАЗ” хуҗасы һәр автомобильдән уртача 1 миллион сум өстәмә табыш ала.

“КАМАЗ” үзбушаткычларының аеруча популярлыгы нәкъ менә шуңа нигезләнгән: әлеге машиналарда күбрәк һәм тизрәк акча эшләргә була. Дөньяда беренче зур диаметрлы “Бохара-Урал” газүткәргечен ремонтлау эшләре 60-120 тонналы автопоездлар өчен каралган “КАМАЗ”-65225, -65226, -65228 авыр тягачларының җитештерүчәнлеге МЗКТ, КЗКТ һәм FAUN автомобильләреннән 5-10 мәртәбә артыграк булуын күрсәтте.

4310 маркалы тәүге “КАМАЗ” узган гасырның 80нче елларында җитештерелгән “Урал”, “КрАЗ” һәм “Татра”лардан әлләни аерылмаган диярлек. Әмма талантлы команда гаҗәеп эшләр башкарырга сәләтле. “КАМАЗ-4911” узыш автомобиле – әлеге модельнең ерак туганы. “КАМАЗ” узышчылар командасы нәкъ менә шул автомобильдә җиде тапкыр (биш тапкырында - рәттән) “Дакар” дәрәҗәле марафоны җиңүчесе булды. Әлегә бу күрсәткечне уздыра алганнары юк.

Боларның барысы да автомобиль төзелешенең Россия компанияләре һичшиксез иң яхшылары булган тармаклары барлыгын раслый.