420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). 2005 елның 5 аенда Татарстанда нефть чыгаручы скважиналар бораулау планы 107,6 процентка үтәлгән, 322,9 мең метр борауланган, шул исәптә, "Татнефть" ААҖ - 230,3 мең метр. Заказчыларга 196 скважина төзелгән һәм тапшырылган, шул исәптә "Татнефть" ААҖ - 128 скважина. Татарстан территориясендә бораулау эшләрен 52 бригада башкара.
Майда 836 скважина ремонтланган, биш айда бу күрсәткеч 4605 скважина тәшкил итә.