Бүген Финляндиядә Татарстан көннәре башланып китә

Бүген Финляндиядә Татарстан көннәре башланып китә

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казан халыкара аэропортында Хельсинкидан махсус рейс белән Финляндия делегациясе утырган самолет килә, ә көннең икенче яртысында Татарстанда Финляндия көннәрен ачу тантанасы һәм “Мираж” кунакханәсендә делегация җитәкчесе, әлеге илнең сәүдә һәм сәнәгать министры Маури Пеккариненның матбугат конференциясе үтәчәк.

Татарстанда Финляндия көннәре 9 июньнән 12сенә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чаралар кысаларында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча форум, фин фирмаларын күп санлы тәкъдир итү, Финляндия һәм Татарстан эшмәкәрләренең фикер алышулары булачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Финляндия көннәрен үткәрүгә әзерлек февраль аенда, “Финляндия-Россия” җәмгыятенең генераль секретаре Мерья Ханнус һәм Финляндия көннәрен үткәрү буенча оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Марку Кярккяйненның Казанга визиты вакытында башланды. Ул вакытта һәм аннары булган ике яклы очрашуларда форумда катнашучылар, әлеге чараларның якынча планы билгеләнде.

Делегация составында Финляндия хөкүмәте вәкилләре, дипломатлар, эшмәкәрләр – 30 фин фирмасы һәм оешмаларының җитәкчеләре, әйдәп баручы хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсе белгечләре, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, татар диаспорасы вәкилләре бар. Моннан тыш, шушы рейс белән ике музыкаль иҗат коллективы һәм Фин телевидениесе төркеме дә киләчәк. Аэропортта кунаклар матбугат-конференциясе бирергә ниятли. Чараларда шулай ук Финляндиянең Россия Федерациясендәге Илчесе, Мәскәүдән Казанга килгән Харри Хелениус та катнашачак.

Алдагы көннәрдә Финляндияне югары Ауропа технологияләре һәм эшмәкәрлекне үстерү үзәге буларак тәкъдим итүче эре, урта һәм вак компания һәм оешмаларны тәкъдир итү булачак. Моннан тыш, тәкъдир итүләрдә катнашучыларга “Мираж” кунакханәсендә үтә торган мини-күргәзмә кысаларында компания вәкилләре белән аралашу мөмкинлеге тудырылачак. Эшне җайга салу максатыннан, фин эшмәкәрлеге вәкилләрен өлкәләр буенча - технология һәм сәнәгать, төзелеш, белем бирү һәм тикшеренү хезмәтләре, кебек төркемнәргә бүләчәкләр. Инде биш ел дәвамында эшләп килүче ике яклы эшче төркемнең киңәйтелгән юбилей утырышы төп чараларның берсе булыр, дип көтелә. Шулай ук Финляндиянең сәүдә һәм сәнәгать министры Маури Пеккаринен тарафыннан кабул итү, фин һәм татарстанлы эшмәкәрләрнең “Бизнес бизнеска” дип исемләнгән Идел буйлап сәяхәте күздә тотыла. Делегация әгъзаларының Яшел Үзән шәһәрендә үтәчәк милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашуы һәм “Епокрюддона” фин ансамбленең, шулай ук “Розмаринг” дуэтының чыгышлары Татарстанда Финляндия көннәренең иң күңелле мизгелләре булачак.