Facebook WhatsAppта түләү сервисы эшләтеп җибәрергә ниятли

Мобиль түләүләр сервисын үстерү үзәге Лондонда төзеләчәк.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Facebook компаниясе Лондонда Whatsapp мессенджеры мобиль түләүләр сервисын үстерү үзәге ачарга җыена. Бу хакта Financial Timesка сылтама белән «Ведомости» газетасы яза.

Яңа программалау үзәге түләү сервисы эшләнмәсе белән генә түгел, ә кулланучылар иминлеген тәэмин итү һәм спамны ачыклау өчен җавап бирүче чараларны эшләү белән шөгыльләнәчәк.

WhatsApp АКШка караганда Бөекбританиядә популяррак, шуңа күрә яңа эшләнмәләр үзәге нәкъ биредә барлыкка киләчәк. Түләү сервисы, беренче чиратта, кушымта киң таралган дәүләтләрдә яшәүчеләр тарафыннан файдаланылачак, диелгән социаль челтәрләрдә.

Моңа кадәр Facebookка нигез салучы һәм аның җитәкчесе Марк Цукерберг яңа сервис агымдагы елда ук берничә илдә эшли башлаячак, диде. Шуларның беренчесе Һиндстан булырга тиеш.