Миңнеханов Гыйрак министрына «Татнефть» белән хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте

ТР Президенты сүзләренчә, Татарстан Гыйрак белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә һәм уртак инициативаларны гамәлгә ашырырга әзер.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гыйрак белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә һәм әлеге ил белән уртак инициативаларны гамәлгә ашырырга әзер.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сүз, аерым алганда, «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренең катнашуы ихтималы булган инициативалар хакында бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Республикасы нефть министры Ихсан Исмаил белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Гыйрак делегациясенең сәфәрен Россия-Гыйрак мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Гыйрак арасындагы хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү өчен яхшы этәргеч дип атады. «Гыйрак – Россиянең күптәнге һәм мөһим партнеры. Безнең дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәрвакытта да дусларча характерга ия булды», - дип искәртте ул һәм Татарстанның үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәгенә әзер икәнлеген белдерде.

Миңнеханов Татарстандагы кайбер компанияләрнең Гыйракта эшләүдә бай тәҗрибәсе булуын искәртте. Биредә барыннан да элек «Татнефть» турында сүз бара, ул Гыйракта 2003 елда сугыш башланганчыга кадәр бу илдә эшләде. Хәзерге вакытта «Татнефть» ГАҖ Гыйрак территориясендә нефть-газ проектларына кушылу мөмкинлеген өйрәнү буенча эшне дәвам итәргә һәм рәсми тендерларда катнашырга әзер.

«Сезнең визит „Татнефть“ линиясе буенча эшләүдә нәтиҗәле хезмәттәшлекнең башы булачагына өметләнәм», - диде ТР Президенты.