Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирусны тиз арада диагностикалау комплексына 1 миллиард сум акча бүленде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мобиль комплекс белән танышты.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Россия туры инвестицияләр фонды Татарстанда булдырылган йогышлы авыруларны тиз арада диагностикалау комплексын җитештерүгә 1 миллиард сумнан артык инвестиция кертте. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Проектның инвесторы буларак чыгыш ясаган Россия туры инвестицияләр фонды экспресс-тестлар җитештерүгә 1 миллиард сумнан артык инвестиция кертте», - диде Галимова.
Ул билгеләп үткәнчә, фондның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австрия һ.б. илләрдәге партнерлары Казанда булдырылган системаның уникальлеген раслаган.
Мобиль комплексны Россия-Япония командасы эшләгән. Җитештерү Казанда һәм Токиода җайга салынган. Мобиль комплекс карап торышка зур булмаган чемоданны хәтерләтә. Ул анализ алу өчен тиешле шартлар тудырылганда теләсә нинди бинада эшләргә сәләтле. Комплекс 10-20 минут эчендә 10 патогенга кадәр мультидиагностика үткәрергә мөмкинлек бирә, шуннан соң 99,98 процент төгәллектәге нәтиҗә әзер була.
Диагностика ясау өчен йоткылык өстеннән классик ысул белән биоматериал алу да җитә. Казандагы әлеге җайланманы җитештерә торган предприятие өч сменада эшли.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанның Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең эш шартларын тикшерүе һәм яңа мобиль комплекс белән танышуы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз