news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2019-20 җылыту сезоны тоткарлыксыз тәмамлана

Ял көннәре игълан ителгәч, илдә электр энергиясен куллану кимегән.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанда 2019/20 елда җылыту сезоны тоткарлыксыз тәмамлана. Бу хакта Казанның ТЭЦ-3 баш инженеры Рәшит Әхмәтҗанов электростанция буенча пресс-турда хәбәр итте.

«2019 елгы җылылык сезонын без уңышлы тәмамлыйбыз, аварияләр һәм төрле җитешсезлекләр булмады. Хәзер без планлы ремонт эшләренә керешәбез, 2020 елның киләсе җылылык чорына әзерләнәбез», - дип сөйләде Әхмәтҗанов.

Ул илдә ял көннәре игълан ителгәч, зур предприятиеләр ябылгач, электр энергиясен куллану кимүен сиздек, дип өстәде.

«Ил буенча эшләми торган көннәр игълан ителгәннән бирле без электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итүнең кимүен тоябыз. Хәзер яз, акрынлап чыгымнар кими һәм бу табигый процесс», — диде «ТГК-16» җәмгыятенең Казан ТЭЦ-3 филиалы баш инженеры

ТЭЦ-3 Казан халкын һәм предприятиеләрен җылылык энергиясе белән өзлексез тәэмин итә. Документлар әйләнеше белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең бер өлеше читтән торып эшләү эш режимына күчерелде. Ә станция белән идарә итүчеләр өчен, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән профилактик чаралар кертелде.

«Инфекция үсешенең әлеге катлаулы шартларында без Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтибез. Битлекләрне, антисептик чараларны даими кулланабыз, хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәүдә тепловизион контроль һәм вируслардан саклану буенча башка профилактик чаралар үтәлә», - дип искәртте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100