Казанда Россия -Индонезия бизнес-форумы ачылды

Денис Мантуров 2016 нчы елга Россия һәм Индонезия арасында товар әйләнешен 5 млрд долларга җиткерү бурычы торганын билгеләп узды

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында Россия-Индонезия бизнес-форумы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б.лар катнашты.

Денис Мантуров форум ачылышында катнашучыларны сәламләп, форумның Россиянең әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булган Татарстанда узуын һәм республикада Россия потенциалын югары дәрәҗәдә күрсәтүче предприятиеләр булуын билгеләп узды. Министр 2016 нчы елга Россия һәм Индонезия арасында товар әйләнешен 5 млрд долларга җиткерү бурычы торганын әйтте. Ул бүгенге көндә гражданлык авиатөзелеше, машина, автомобиль төзелеше, металлургия өлкәләрендә яхшы хезмәттәшлек гамәлдә булуын һәм транспорт инфраструктурасы, җиңел сәнәгать, химия, фармацевтика тармакларында багланышлар үсеш алуын телгә алды. Аның әйтүенчә, икеяклы хезмәттәшлекне камилләштерү өчен әле юнәлешләр җитәрлек. "Икеяклы сәүдә-сәнәгать хезмәттәшлеге безнең илләрнең үзара мөнәсәбәтләре ныгуында зур роль уйный", - диде Денис Мантуров. Аның фикеренчә, хезмәттәшлекне тагын да җайга салу өчен, югары технологияле товарлар өлешен арттыру зарур.

Софьян Җәлил Индонезия делегациясенең җылы кабул ителүе өчен рәхмәтен җиткерде. Ул бүгенге бизнес-форумның Индонезия һәм Россия арасындагы багланышлар ныгуына йогынты ясаячагына ышаныч баглады. Министр-координатор предприятиеләр арасында, эшмәкәрләр даирәсендә элемтәләрне ныгытуга игътибар юнәлтелергә тиешлеген ассызыклады. Ул Рөстәм Миңнеханов белән икеяклы очрашу барышында үзара хезмәттәшлекнең потенциалы югары булуы билгеләп үтелгәнен әйтте. "Минемчә, Индонезия һәм Россия арасында туристлар агымын да арттырырга кирәк, бу безгә мәдәни багланышлар урнашуга, студентлар белән алмашырга, югары уку йортларының хезмәттәшлеген җайга салырга ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады Софьян Җәлил. Ул Россия һәм Индонезия арасындагы мөнәсәбәтләрнең 65 ел дәвамында гамәлдә булуын искәртте. "Россия - Индонезиянең стратегик партнерларының берсе", - диде ул. Бүген рәсми кунак игътибарга лаек яңалык белән дә сөендерде: Россия гражданнары өчен 30 көнгә кадәр визасыз режим гамәлгә кертелә.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Татарстанга булган кызыксыну өчен рәхмәтен белдерде. "Индонезия - Көньяк-көнчыгыш Азиядә интенсив төстә үсеш алучы икътисади дәүләтләрнең берсе. Соңгы вакытта Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре шактый тотрыклы һәм күтәрелеш кичерә", - дип нәтиҗә ясады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның Россия һәм Индонезия арасындагы багланышларны киңәйтүдә тоташтыручы күпер ролендә булырга әзерлеген билгеләп үтте.  Аның фикеренчә, делегацияләрнең бер-берсенә барып, төрле очрашуларда, чараларда катнашуы үзара элемтәләрне тагын да ныгытуга этәргеч бирә.

Татарстан лидеры республиканың илнең югары үсеш алган субъектларының берсе булуын шәрехләп, Татарстанда өстенлекле тармакларны атап узды. Ул республикада югары технологияләр киң үсеш алуын, инновацион үсешкә зур урын бирелүен ассызыклап: "Татарстанда индустриаль мәйданчыклар, технопарклар, инжиниринг үзәкләре да җитәрлек - болар барысы да Индонезия эшмәкәрләренә Россиядә бизнес башлап җибәрү өчен мөмкинлекләр тудыра", - дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанның предприятиеләрдә җитештерелә торган продукцияне Индонезиягә кертү мәсьәләсендә кызыксынуы зур. Хәләл продукция җитештерү һәм Ислам банклары үсеше юнәлешләрендә Индонезия тәҗрибәсе Россия өчен әһәмиятле булыр иде, дип саный ул. Шулай ук, аның сүзләренчә, үз чиратында, Индонезиянең Татарстанга текстиль продукция, электроника, авыл хуҗалыгы һәм башка төр товарлар  кертү күләмнәрен арттырырлыгы бар.

Татарстан лидеры фикеренчә, Татарстан югары уку йортларында, белем бирү үзәкләрендә Индонезия студентлары санын арттыру, һәм, киресенчә, Татарстан яшьләрен дә Индонезиягә юллау кирәк. "Сезнең илдә Ислам белеменең дөрес булуын беләбез. Татарстан гына түгел, Россия өчен дә Индонезияне дин әһелләрен өйрәтү мәйданы итеп файдалану яхшы булыр иде", - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек өчен дә мөмкинлекләр зур. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең Индонезия курортларында ял итүен билгеләп узды һәм, 30 көнгә визасыз режим кертелү белән, туристлар саны артачак, дип фаразлады.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форум ачылышында катнашучыларга Татарстанның инвестицион куәте турында сөйләде.