Минималь продуктлар җыелмасының иң арзаны – Татарстанда

Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, РФ төбәкләре арасында минималь продуктлар җыелмасының иң арзаны – Татарстанда
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиялеләрнең яшәү минимумына керүче азык-төлек продуктлары минималь җыелмасының бәясе 2007 елның декабрь аенда Россия буенча уртача алганда 2,7 процентка арткан һәм ай ахырына бер кешегә аена 1802 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә бүген дәүләт статистикасы Федераль хезмәте.
Декабрь аенда Россия төбәкләре арасында минималь продуктлар җыелмасының иң кыйммәте Чукоткада (4982 сум), Камчатка краенда (3118 сум), Сахалинда (2883 сум), Магадан өлкәсендә (2804 сум) һәм Якутиядә (2772) булган.
Минималь продуктлар җыелмасының иң арзаны – Татарстанда (1499 сум), Белгород өлкәсендә (1528 сум), Мордовиядә (1536 сум), Тамбов өлкәсендә (1537 сум) һәм Ульян өлкәсендә (1563 сум), дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.