2007 елда “Алабуга” сәнәгый мәйданы предприятиеләре 9 миллиард сумлык продукция җитештерә

“Алабуга” сәнәгый мәйданчыгы предприятиеләре җитештергән тауарлар һәм күрсәткән хезмәтләрнең уртак күләме 37,4 процентка арткан
(Алабуга, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). “Алабуга” сәнәгый мәйданчыгы предприятиеләре җитештергән тауарлар һәм күрсәткән хезмәтләрнең уртак күләме 2006 ел белән чагыштырганда 37,4 процентка артып, 9 миллиард сум тәшкил иткән. Салымнар күләме 36 процентка арткан, төре дәрәҗә бюджетларга 795 миллион сум түләнгән.
Сәнәгый мәйданчыкның эре предприятиесе – “ЕлАЗ” ААҖ өчен 2007 ел җиңелләрдән булмады, җитештерү күләме үсеше 2,7 миллиард сумга якын, бу 2006 ел күрсәткечләреннән 27,4 процентка арткан дигән сүз. “ЕлАЗ” һәм Минск трактор заводы җитештергән тракторларны сату күләме 2,9 миллиард сумнан артык тәшкил итә.
Сәнәгый мәйданчыкның башка предприятиеләре дә билгеләп үтүгә лаек: «ЗАСС Алабуга» ҖЧҖ “Делонги” белән берлектә 1,2 миллиард сумнан артык күләмдә продукт җитештергән, «Автомастер» ҖЧҖ (780 миллион сум), “Д Пласт-Эфтек РТ” ҖЧҖ (225 миллион сум).
Сәнәгый мәйданчыкта салым ташламалары гамәлдә булуын билгеләп үтәргә кирәк, үз вакытында биредә ирекле икътисади зона төзелгән иде, соңрак ул федераль законнарга каршы килү сәбәпле, ябылды. Уңай салым сәясәте сәнәгый мәйданчыкка инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим фактор булып тора. Бүген биредә Россиянең генә түгел, Чехия, Төркия, Италия, Германия, Австрия бизнесы капиталы тәкъдим ителгән.
Сәнәгый мәйданчыкта ташламалар исемлеге таможняга кагылышлыларыннан кала, янәшә төзелгән махсус икътисади зонаныкы белән тиңдәш.